Әлмәттә эшсезлек дәрәҗәсе түбәнәйде

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
2014 елның 1 февраленә Әлмәт мәшгульлек үзәгендә 1 265 эшсез кеше теркәлгән иде, бу икътисади актив халыкның 1.22%ын тәшкил итә. Бу сан узган ел ахырындагыдан түбәнрәк, әмма республика күрсәткеченнән югарырак. Татарстанда эшсезләр 0,85% тәшкил итә.

Гыйнвар ае дәвамында Мәшгульлек үзәгенә барлыгы 269 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 61%ы - хатын-кызлар, 9%ы - предприятиеләр эштән бушаткан кешеләр, 5%ы – инвалидлар.

Ел башыннан 57 кеше эш таба алды. Мәшгульлек үзәгендә 814 вакансия турында мәгълүмат бар, шуның 70%тан артыграгы эшче белгечлекләре буенча.

Үзен үзе эш белән тәэмин итәр өчен финанс ярдәме күрсәтүне сорап 9 эшсез мөрәҗәгать итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International