Мәдәният елы көченә керде

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Башланып киткән Мәдәният елында Район Мәдәният йортының эшчәнлеге авыл җирендә яшәүче балалар, үсмерләр, яшьләрнең мәдәният һәм белем дәрәҗәсен күтәрүгә, осталыкларын һәм күнекмәләрен арттыруга, төрле бәйрәмнәргә, юбилейларга багышлап массакүләм мәдәни чаралар үткәрүгә юнәлдерелә.

Шул уңайдан клубта эшләүчеләрнең квалификациясен күтәрү буенча максатчан эш алып барыла.

Гыйнвар-февраль айларында авыл мәдәният йортларының һәм авыл клубларының 14 җитәкчесе Казанда социаль мәдәният өлкәсе һәм сәнгать белгечләренең өстәмә һөнәри белем бирү институтында әзерлек курсы үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International