“Дан минуты -2014” мәктәп конкурсы

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
9 февральдә 1нче балалар музыка мәктәбендә Мәдәният елына багышлап “Дан минуты – 2014” мәктәп конкурсы үткәрелде. Анда 35 укучы катнашты, ә тамашачылар аларның сабакташлары, иптәшәре, әти-әниләре, педагоглар иде. Якшәмбе көн булуга карамастан, залда буш урын калмады. Катнашучылар ялгыз җыр, җыр ансамбле, музыка коралында уйнау, әдәби иҗат, нәфис гимнастика, хореография номинацияләрендә көч сынаштылар. Конкурсның максаты балаларның яңа талантларын ачу, иҗат инициативаларына булышлык итү иде, чөнки катнашучыларының күбесе үзләре иҗат иткән музыкаль һәм әдәби әсәрләрне башкардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International