Әлмәт мәшгульлек үзәге 10 февральдә чираттагы вакансияләр ярминкәсе үткәрә

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Бүген Әлмәт мәшгульлек үзәге чираттагы вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Ярминкәдә катнашырга Әлмәттәге 10 предприятие һәм оешманың: «Алнас» ААҖ, “Әлмәт транспорт идарәсе” ААҖ, «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы, «ГУАД» муниципаль унитар предприятиесе, «Әлмәт 1нче технологик транспорт идарәсе» ҖЧҖ, «УРС-Сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Темп» торак-эксплуатация идарәсе ҖЧҖ, «Надежда» торак-эксплуатация идарәсе ҖЧҖ, «Успех» торак-эксплуатация идарәсе ҖЧҖнең кадрлар бүлеге вәкилләре чакырылды.
Моннан тыш, вакансияләр ярминкәсенә килгән һәр кеше профориентация консультациясе һәм укырга юллама алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International