Әлмәт педагоглары республика конкурсы призерлары булды

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
2013 елның 5 ноябреннән 2014 елның 31 гыйнварына кадәр балаларга өстәмә белем бирү буенча методик эшләнмәләрнең республика конкурсы үтте. Анда фәнни-техник, спорт-техник, сәнгать, физкультура-спорт, туристлык-туган якны өйрәнү, экологик-биологик, социаль-педагогик, табигать фәннәре, хәрби-патриотик, культурология номинацияләре бар иде.

Конкурска Татарстанның 30 төбәгеннән, 95 белем бирү учрежденисеннән педагогларның 166 эше керде.

Конкурс йомгаклары буенча 53 призлы урын билгеләнде. Иң яхшы дип табылган эшләр арасында Әлмәт педагогларының хезмәтләре дә бар. Спорт-техника номинациясендә “Балалар-яшьләр иҗаты үзәге” педагогы Лариса Хәмидова 3нче урын алды. Социаль-педагогика номинациясендә шул Үзәкнең өстәмә белем педагогы Ляля Кутнеева җиңүче дип танылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International