Мөфти урынбасарының китабы татарча чыкты

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
ТР мөфтиенең урынбасары, “Ярдәм” мәчетенең имамы Илдар Баязитовның “Традицион ислам: кризистан чыгу юллары” дигән китабы татарча басылып чыкты. Басма Илдар Баязитовның мәкаләләреннән һәм интервьюларыннан гыйбарәт. Анда автор мөселман мәхәлләре тормышының практик ягы турында сөйләү белән генә калмый, традицион исламда социаль хезмәт үсеше юлларын да тәкъдим итә. Русча басмадан китап өстәмә материаллар һәм иллюстрацияләр кертелү белән аерылып тора.

Автор фикеренчә, мөселман радикализмы проблемаларын хәл итүдә социаль эш мөһим роль уйный. Нәкъ менә социаль хезмәт яшьләрне секталардан һәм радикаль агымнардан коткара, дип ышана автор.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International