Татарстан мәгълүмат җәмгыяте оештыру өчен 30 млн сум субсидия алачак

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
РФның 61 төбәге мәгълүмат җәмгыяте оештыру өчен федераль бюджеттан 30ар млн сум субсидия алачак, шулар арасында Татарстан да бар. Бу максатка барлыгы 1,16 млрд сум акча карала.
РФ Элемтә министрлыгы игълан иткән конкурска 74 гариза кергән булган, шуларның 13е сайланышны үтә алмаган. Проектларның төп ике юнәлеше бар: күптөрле эш башкара торган үзәкләрдә дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын “бер тәрәзә” принцибы нигезендә күтәрү, хезмәт күрсәтүләрне электроник формада алу мөмкинлеге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International