Бүген “Татарстан чаңгы” юлы ярышында Әлмәттә 15 меңнән артык кеше катнашты

2014 елның 9 феврале, якшәмбе
Бүген “Татарстан чаңгы” юлы ярышында Әлмәттә 15 меңнән артык кеше катнашты. Төрле предприятиеләр, учреждениеләр, ошмаларда эшләүчеләр, югары һәм урта уку йортларында укучылар, мәктәп балалары, теләгән барлык кешеләр чаңгыга басты. Күңел ачу программасы оештырылган иде, сәүдә рәтләре эшләп торды.

Шәһәр мәйданында төп ярышларны ачу тантанасы булды. Ярышларны ачык дип белдереп, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов катнашучыларның һәммәсенә яхшы кәеф, спорт дәрте теләде.
Беренче булып старт алган VIP-узышта шәһәр һәм район җитәкчеләре, шул исәптән район башлыгы Мәҗит Салихов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, ветераннар катнашты.

Ярышларга йомгак ясап, Мәҗит Салихов район башкарма комитеты җитәкчесенә, аның урынбасарларына спортның төрле төрләренә кураторлык итүне үзара бүлешеп алырга тәкъдим итте. Район башлыгы фикеренчә, җитәкчеләрнең шәхси үрнәге халыкны спортка күбрәк тартырга ярдәм итәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International