2014 елда Татарстан Республикасында 159 гомумбелем бирү учреждениесенә 2,55 млрд. сумлык капиталь ремонт ясалачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узган әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.