Әлмәт мәшгульлек үзәге 10 февральдә чираттагы вакансияләр ярминкәсе үткәрә

2014 елның 9 феврале, якшәмбе
Ярминкәдә катнашырга Әлмәттәге 10 предприятие һәм оешманың кадрлар бүлеге вәкилләре чакырыла. Менә алар: «Алнас» ААҖ, “Әлмәт транспорт идарәсе” ААҖ, «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы, «ГУАД» муниципаль унитар предприятиесе, «Альметьевское УТТ-1» ҖЧҖ, «УРС-Сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Темп» торак-эксплуатация идарәсе ҖЧҖ, «Надежда» торак-эксплуатация идарәсе ҖЧҖ, «Успех» торак-эксплуатация идарәсе ҖЧҖ.

Моннан тыш, вакансияләр ярминкәсенә килгән һәр кеше профориентаия консультациясе һәм укырга юллама алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International