Әлмәттә халыкны диспансерлаштыру дәвам итә

2014 елның 9 феврале, якшәмбе
Быел диспансерлаштыруга 1993, 1990, 1987,1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927, 1924, 1921, 1918, 1915 елларда туган кешеләр чакырыла. Диспансерлаштыру инвалидлыкка һәм вакытсыз үлемгә китерә торган хроник йогышсыз авыруларны алданрак ачыклау максатында үткәрелә.

Пациентлар диспансерлаштыруны торган җирләрендәге медицина учреждениеләрендә үтә. Диспансерлаштыру үткән һәр кешегә сәламәтлек паспорты бирелә, анда тикшерү йомгаклары буенча төп тәкъдимнәр, нәтиҗәләр языла.

Белешмәләр алу өчен кайнар телефон линиясе: Үзәк район дәваханәсендә 33-83-02; шәһәр поликлиникасында – 32-33-75; медсанчастьта – 311-111, 311-159; сәламәтлек саклау идарәсендә 32-77-86.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International