Марат Гыйрфанов 8-нче котельныйдан җылына торган йортларда булды

2014 елның 8 феврале, шимбә
 8 февральдә ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов җитәкчелегендәге махсус комиссия 8нче котельный хезмәт күрсәтә торган йортларда булды. Сәбәп шунда, бу йортларда яшәүчеләр каты салкыннар башлангач җылылык, кайнар су җитмәүдән зарлана башлаганнар иде.

Башта котельныйның үзендә булдылар. 10 ел элек төзелгән котельныйга “Альтехносервис” ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Аның директоры хезмәтләрен башкаручы Илдар Шәрифуллин җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүдәге проблемаларны хәл итү өчен кайбер чаралар күрелүен әйтте. Тик алынган җиһазларны урнаштыру өчен көннәрнең җылынуы кирәк.

Комиссия Төзүчеләр урамындагы 53нче, 63нче, 51нче йортларда булды. Җылы җитмәүгә бигрәк тә 1нче подъезларда яшәүчеләр зарлана.

“Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ белгечләре әйтүенчә, йортларга килә торган җылылык нормадан түбән түгел, җылылыкның хәрәкәте йортларга килеп җиткәч акрыная.
Марат Гыйрфанов микрорайонда җылылык һәм кайнар су проблемасының сәбәпләре берничә булырга мөмкинлеген, аларның җентекләп өйрәнеләчәген әйтте. Шул ук вакытта монда кешеләрнең үзләренең күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүдә бурычлары җыелуның да роле булуын искәртте. “Сәбәпләр ачыкланыр, бүгенге көндә барлык хезмәтләр дә тәүлек буе эшли, - диде ул.

Марат Гыйрфанов бу хәл өчен җаваплы кешеләр һичшиксез җәзага тартылачагын белдерде. Җылылык һәм кайнар су җитәрлек булмаган өчен түләүдә кабат исәп-хисап ясалачак. Киләсе җылыту сезонына әзерләнү вакытында мондый хәл кабатланмасын өчен чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International