Ерсубайкино һәм Яңа Елань үзгәрешләр бусагасында

2014 елның 7 феврале, җомга
Кичә Ерсубайкино авыл клубында Ерсубайкино һәм Яңа Елань авылларында яшәүчеләрнең район хезмәтләре җитәкчеләре белән очрашуы булды. Авыл башлыгы Николай Кожуков докладында бүгенге төп темалар аныкланды: социаль, торак-коммуналь һәм җирдән файдалану иң мөһим мәсьәләләр булып кала.

Яңа Еланьда суның сыйфатын яхшырту һәм юлларны карап тоту тиз арада хәл итәргә тиешле проблемалар булып тора. Ерсубайкинода фельдшерлык-акушерлык пункты төзекләндерүне таләп итә. Быел аның түбәсен, фасадын һәм болдырын яңарту планлаштырыла. Район башкарма комитеты җитәкчесенең авыллар буенча урынбасары Алексей Грушин күтәрелгән проблемаларны хәл итү юллары турында сөйләде.

Ике сәгатькә сузылган сөйләшү авыл башлыгының эшен канәгатьләнерлек дип бәяләү, торак пунктларның социаль-икътисадый үсешендә актив катнашкан өчен авыл башлыгының райондагы барлык хезмәтләргә,”Татнефть” җитәкчелегенә, депутатлар корпусына һәм авыл кешеләренә рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International