Шимбә-якшәмбедә Әлмәттә кайда ял итәргә?

2014 елның 7 феврале, җомга
8 февральдә 18.00 сәгатьтә Әлмәт драмтеатрында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының “Искән җиләр көенә” дигән спектакле була.

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда 28 гыйнвардан 23 февральгә кадәр “Экспопланета” дигән экзотик хайваннар күргәзмәсен карарга була. Һәр көнне 10нан 19 сәгатькә кадәр эшли.

Актив ялны өстен күргәннәргә “ЯН” тау шуу комплексында һәм “Снежинка” спорт-сәламәтләндерү комплексында саф һава суларга, кышкы табигать белән хозурланырга мөмкин.

“Миранда” боулинг-клубы сезне шар тәгәрәтергә чакыра, шимбә көнне 12 дән 14 сәгатькә кадәр, якшәмбе көнне 12дән 24 сәгатькә кадәр эшли.

“Восьмая миля” картинг-клубында олылар һәм балалар картларында узышырга була, картлар прокатка бирелә. Ял көннәрендә 10нан 21 сәгатькә кадәр эшли.

Роллердромда роликлы тимераякларда шуарга, бильярд уйнарга һәм вакытны күңелле итеп үткәрергә була. Икенче катта балалар өчен уен мәйданчыгы бар. Эш вакыты 11дән 21 сәгатькә кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International