1нче музыка мәктәбе укучылары “Сандугач сайрар илем” фестивалендә җиңделәр

2014 елның 7 феврале, җомга
28-29 гыйнвар көннәрендә Бөгелмәдә “Сосновка” сәламәтләндерү лагеренда “Татнефть” ААҖ “Рухият” рухи яңарыш фондының “Сандугач сайрар илем” балалар иҗаты фестиваленең “Вокал-соло” номинациясе буенча финал туры булды. Әлмәт музыка мәктәпләренең һәм сәнгать мәктәбенең укучылары быел да югары профессиональ осталык белән куандырдылар.

Җиңүчеләр арасында 1нче музыка мәктәбе укучылары бик күп. Роберт Низамов, Дамир Нуретдинов (укытучы Низамова Р.В.), Газинур Абзалов, Искәндәр Хамурзин (укытучы Кузнецова М.А.) 1нче дәрәҗә дипломга ия булдылар. Азалия Зарипова, Анна Шуликова (укытучы Низамова Р.В.) и Камилла Мөхәммәдиева (укытучы Карпова Г.З.) – 2нче дәрәҗә, Тимур Мусин (укытучы Кузнецова М.А.), Ләйлә Таҗиева һәм Ирина Назарова (укытучы Карпова Г.З) 3нче дәрәҗә дипломнар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International