Фәнгә адым

2014 елның 7 феврале, җомга
5 февральдә 16нчы урта мәктәптә Мәдәният елына багышланган “Фәнгә адым” дигән төбәк фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда катнашучылар игътибарына төрле темаларга тикшеренү һәм проект эшләре тәкдим ителде.

Конференциянең максаты: 1) үзеңнең кече ватаныңа патриотик мөнәсәбәт тәрбияләү һәм аның тарихи һәм мәдәни мирасына сакчыл мөнәсәбәт; 2)проект эше барышында тикшеренү, туган якны өйрәнү эшләрен киңәйтү; 3) укучыларда үз халкының, туган ягының тарихы белән кызыксынуны арттыру.

Конференциядә Лениногорски районы Яңа Сережкино урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияте укытучысы, мәгариф отличнигы, ТР Чуаш язучылары берлеге әгъзасы А.А.Саушкина катнашты, ул конференциядә катнашучыларның эшләренә югары бәя бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International