Әлмәт янгын сүндерүчеләре экстремаль шартларда эшләргә өйрәнделәр

2014 елның 7 феврале, җомга
5 февральдә 23нче янгын сүндерү часте территориясендә “Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару эшләре үткәрүдә иң яхшы командасы” исемен алу өчен ярышларның беренче этабы үтте. Анда һәркайсы 4әр кешедән торган 13 команда катнашты.

22 күнегүне башкаруга азрак вакыт тоту, штраф балларын мөмкин булганча азрак алу өчен ярышып, хуҗаларның командасы икенче урынга чыкты һәм диплом белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International