Законсыз алкогольгә каршы көрәш

2014 елның 7 феврале, җомга
Әлмәттә яшәүче бер кеше шәһәрнең үзәгендә гараж сатып ала, әмма машина тотар өчен түгел. Ул аны исерткеч эчемлекләр саклау өчен файдалана. Шактый вакыт гараж хуҗасы шәһәр кешеләренә аз-азлап Казахстаннан кайтарылган исерткеч эчемлекләр сата. ТР Госалкогольинспекциясе һәм Әлмәт районы буенча Икътисади җинаятьләргә каршы көрәшү бүлеге хезмәткәрләренең бергәләп эш итүе нәтиҗәсендә яшерен бизнеска чик кую мөмкин булды. Җинаятьчел эшмәкәрнең Казахстаннан яшерен рәвештә кайтарылган 3338 шешә аракысы һәм коньягы алынды.

Бу факт буенча хәзер административ тикшерү бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International