Әлмәт приставлары бурыч ияләренең бурычларын банктагы акчалары исәбенә каплый алачаклар

2014 елның 7 феврале, җомга
Бик якын арада Татарстан приставлары бурыч ияләренең бурычларын банктагы акчалары исәбенә электроник тәртиптә каплый алачаклар. Бу хакта бүген журналистларга ТРның баш суд приставы Радик Ильясов хәбәр итте. Банк картасындагы акчасын бурычын каплауга тотар өчен бурыч иясенең ризалыгы кирәк түгел. Шул ук вакытта эш хакы килеп тора торган карталардан бурыч каплау өчен сумманың яртысын гына алырга мөмкин булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International