Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Камал театры сәхнәсендә Әлмәт театры спектаклен карады
2014 елның 7 феврале, җомга
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Әлмәт татар дәүләт драма театрының Хәй Вахит әсәре буенча куелган “Күк капусы ачылса” спектаклен карады.
Әлмәт татар драма театры башкалага гастрольгә соңгы өч елда беренче тапкыр килгән иде. Шул ук көннәрдә Әлмәт театры сәхнәсендә Камал театры спектакльләре бара.