Әлмәттә татар-башкорт милли көрәше буенча герой шагыйрь Муса Җәлил призына республиканың ачык ярышлары үтәчәк

2014 елның 7 феврале, җомга
13-14 февраль көннәрендә Әлмәттә “Теннис-Сити” спорт үзәгендә татар-башкорт милли көрәше буенча герой шагыйрь Муса Җәлил призына республиканың ачык ярышлары үтәчәк.

Мондый ярышлар Әлмәттә 2013 елда да булган иде. Шундый дәрәҗәле турнир өчен нефтчеләр башкаласын сайлау очраклы түгел, чөнки соңгы ике елда Әлмәт көрәшчеләре республикада иң көчлеләр булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International