Музыка җитәкчеләренең куст методик берләшмәсе

2014 елның 7 феврале, җомга
4 февральдә 44нче “Росинка” балалар бакчасында мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең район куст методик берләшмәсе булды. Анда физик культура инструкторлары да чакырылган иде. Темасы – “Балаларның эмоциональ сферасын гармонияләштерү ысулы буларак сәламәтлек саклаучы технологияләр”. “Росинка”ның музыка җитәкчесе Татьяна Капина, физик культура инструкторы Н.Фомина һәм тәрбияче И.Белых тәрбияләү-белем бирү процессын бергәләп оештыру үрнәген күрсәттеләр.

32нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Наталья Илина, 57нче бакча музыка җитәкчесе Ольга Зиннурова һәм башка педагоглар үзләренең алдынгы тәҗрибәләрен уртаклаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International