«Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Әйтегез әле, безгә 1нче яки 35нче балалар бакчасына ничек эләгергә, чөнки без шул районда яшибез, шунда теркәлгән.

Җавап: Мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә алу тәртибе муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча “Балаларны учетка кую һәм мәктәпкәчә белем бирүнең гомуми төп программасын тормышка ашыра торган учреждениегә (балалар бакчасына алу)” дигән №4135 (04.10.2011 ел) административ регламент нигезендә эшләнә.

Алга таба кызыксындырган барлык мәсьәләләр белән Сез ӘМР Мәгариф идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Әлмәт, Р.Фәхретдин урамы, 50 йорт, 101 кабинет, телефон 8 (8553) 45-13-99.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International