Әлмәт спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр йөзү буенча ТР чемпионатында югары нәтиҗәләргә ирештеләр

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Әлмәт олимпия резервы балалар-яшьләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр йөзү буенча ТР чемпионатында югары нәтиҗәләргә ирештеләр. 29 гыйнвар -1 февраль көннәрендә Казанда үткән ярышларга 450 дән артык спортчы җыелган иде.

Эдуард Вәлиәхмәтов аркада йөзү буенча 50, 200 метрлы дистанцияләрдә 1нче урын, комплекслы йөзү буенча 400 метрлы дистанциядә икенче, 200 метрда өченче урын алды. Константин Бодров ирекле стиль белән 200 метрлы дистанциядә икенче булды. Диләра Шәйхатарова аркада йөзеп 100, 200 метрлы дистанцияләрдә өченче урынга чыкты. Җиңүчеләр һәм призерлар Идел буе федераль округының йөзү буенча җыелма командасына кертелделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International