Медсанчасть докторлары гибрид технологияләр буенча V халыкара конференциядә тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте белгечләренең “Йөрәк-тамыр авыруларын дәвалауда гибрид технологияләр” халыкара конференциясендә катнашуы традициягә керде. Ул ел саен Мәскәүдә академик Е.И.Чазов рәислегендә үтә.

Конференция эшендә медсанчастьнең баш табиб урынбасары И.Р.Ягафаров, тернәкләндерү бүлеге мөдире И.Р.Закирова, диагностика һәм дәвалауның рентгенэндоваскуляр ысуллары табибе Р.Р.Сәйфуллин, табиб-рентгенеолог М.В.Хәкимов катнашты. Доктор Р.Р.Сәйфуллин үз белегчлеге буенча 2012-2013 елларда үткәрелгән операцияләрнең нәтиҗәләре турында доклад ясады, доклад югары бәя алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International