Габдрахман мәчете 20 еллыгын билгеләп үтте

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Габдрахман авылы мәчетендә аның 20 еллыгына багышланган тантана булды. Аны ачып, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт мәчетләр төзүнең әһәмияте, савабы турында сөйләде.

Аның урынбасары Исмәгыйль хәзрәт Биккинин Корьән сүрәләре укыды һәм мәчетне төзүдә башлап йөрүчеләргә, аны бина кылучыларга багышлап дога укыды. Габдрахман авылы имамы Илмир хәзрәт Харисов үзенең чыгышында мәчет төзүнең тарихын сөйләп бирде. 1993 елның декабрендә мәчетнең манарасына тантаналы шартларда ай куелган, 1994 елның 6 февралендә ул тантаналы рәвештә ачылган. 2012 елда “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхәветдиновның матди ярдәме белән мәчет янәшәсендә мәдрәсә дә ачыла, хәзер анда картлар да, яшьрәкләр дә белем ала.

Ахырда Илмир Хәзрәт спонсорларга һәм мәчетне төзүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды, авыл башлыгы Өлфәт Усманов җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрик итте. ТР Дәүләт Советы депутаты Ш.Тәхәветдиновның ярдәмчесе Рөстәм Гарипов, халык алдында чыгыш ясап, аның авылга алга таба да ярдәм итеп торачагын әйтте.

Авыл кешеләрен мәчетнең юбилее белән район башлыгының киңәшчесе Флүс Гарипов та котлады, ул район башлыгы исеменнән мәчеткә келәм бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International