12нче мәктәптә башлангыч сыйныф укытучалары өчен семинар булды

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
5 февральдә 12нче урта мәктәп базасында башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар үткәрелде. Анда башлангыч белем бирүдә федераль дәүләт мәгариф стандартларының эчтәлеге аспектында башлангыч сыйныфларда дәрес бирү мәсьәләсе каралды. Бу тема бик мөһим, чөнки яңа федераль стандартлар кертелү белән дәресләрне проектлаштыруга яңа таләпләр куела.

Шәхесне бөтенлекле үстерүгә йогынты ясап, укытуда заман таләпләренә җавап бирә торган дәрес үрнәкләрен семинарда катнашучыларга 12нче мәктәп педагоглары күрсәтте. Укытучылар Тиндина Л.Н., Ильянова Н.Б., Кусабкулова Г.Ф., Чуева Н.И., Захарова Е.В., Садриева А.Г., Чернышёва В.М., Петрова Н.А., Суворова Е.В., Ризванова Л.Н., психолог Кунгурова А.Н. мәктәптәге шартларны һәм ресурсларны, үзләренең методик потенциалларын укытуның яңача эчтәлеге бурычларын гамәлгә ашыру өчен оста файдаланалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International