Әлмәт коткаручылары сүзләрендә торды – күлдәге үрдәкләр исән калачак

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Әлмәт эзләү-коткару посты коткаручылары шарлавыклы буаларның үрдәкләр кышлый торган урынын контрольгә алырга вәгъдә биргәннәр иде, сүзләрендә торалар.

30 гыйнварда термометр баганасы 33 градуска кадәр төште, буаның ачык урыны янә бик кечерәеп калды. Коткаручылар тагын килеп җиттеләр, беренче мәртәбә ярдәмгә килгән Константин Калачев белән Ришад Миранов бозны ватып ачык урынны киңәйттеләр. Алар эшләгәндә үрдәкләр башка урынга күчеп торган иде, игелекле коткаручылар аннары ул сулыкны да зурайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International