Әлмәт полицейскийлары талаучыны эзе суынганчы каптырдылар

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Әлмәт полицейскийлары квартирга керткән хуҗасын талаган кешене эзе суынганчы каптырдылар.

27 яшьлек кеше, кайтып керсә, шундый хәл күрә: квартир хуҗасы туганнары белән эчү мәҗлесе корып утыра. Аларны тәртипкә чакыру, квартирдан озату барып чыкмагач, яшь кеше конкрет чарага керешә. Кунакларның берсенең паспортын, 2700 сум акчасын ала да чыгып китә. Зыян күрүчеләр полициянең участок инспекторына мөрәҗәгать итәләр. Шиктәге кеше беркайда да эшләми, хөкем ителмәгән. Акча, паспорт иясенә кайтарылды. Бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 161 маддәсенең 1нче өлеше (талау) буенча җинаять эше кузгатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International