"Татнефть" скважиналарның ремонтара эшләү күрсәткечен яхшырта

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
“Татнефть” Россиянең нефть тармагында эшләүче зур предприятиеләре арасында скважиналарның ремонтара эшләү күрсәткече буенча алдынгы урынын саклый. 2013 елда скважиналарның ике ремонт арасында эшләү вакыты 1198 тәүлек тәшкил итте. Компания моңа яңа технологияләр куллану, нефть промыселы җиһазларына сыйфатлы итеп вакытында хезмәт күрсәтү аркасында ирешә.

Ремонтара эшләү срогы күрсәткеченең югары булуы – фондның эшләп торуына кимрәк чыгымнар тоту, скважиналарның ремонт көтеп озак тормавын тәэмин итү, энергия һәм ресурс чыгымнарын янга калдыру, нефтьне күбрәк чыгаруга юнәлдерелгән өстәмә чаралар үткәрү мөмкинлеге дигән сүз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International