Нефть институтында студентлар балы булды

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
5 февральдә Әлмәт дәүләт нефть институтында студентларның яңа уку семестры башлануга багышланган балы булды. Бәйрәмне “Илһам” хореография студиясе ачып җибәрде, “Тавыш” вокаль студиясе солистлары кунакларны бөтен кичә дәвамында романслар белән куандырдылар.

Студентлар кичә барышында рус балларының XVIII-XIX гасырлардагы традицияләре белән таныштылар, полонез, падеграс, сиртаки, полька, әкрен вальс кебек биюләрне башкардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International