Әлмәт физик культура көллияте студентлары пауэрлифтинг буенча халыкара ярышларда катнашачак

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Алинә Дәүләтшина белән Екатерина Жильцованың төп стартлары 2014 елның маенда гына башланачак. Алар пауэрлифтинг буенча Европа беренчелегендә һәм дөнья чемпионатында катнашачак. Әмма андый дәрәҗәле ярышларга эләгү өчен лицензия алырга кирәк. Шундый лицензиягә кызлар төрле ярышларда катнашып ирештеләр.

Алина Дәүләтшина һәм Екатерина Жильцова декабрь аенда Алабуга шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Татарстан кубогына ярышларда катнашып, үз авырлык үлчәүләрендә 1нче урыннарны алдылар, чемпион булдылар. Декабрь аенда Башкортстан Республикасының Салават шәһәрендә Идел буе федераль округы чемпионатында да кызлар уңышка иреште: Екатерина 1нче, Светлана 3нче урын алды.

Асбест шәһәрендә Россия чемпионатында да безнең кызлар сынатмады: Алина Дәүләтшина, 1нче урынга чыгып, Россия чемпионы булды, Екатерина Жильцова 2нче призлы урын алды. Студент кызлар Европа һәм дөня күләмендәге ярышларда да бирешмәсләр, бүләкләрен тагын да ишәйтерләр дип ышаныйк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International