Мәгариф хезмәткәрләре Кышкы спартакиадасының муниципаль этабы төгәлләнде

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
27, 28, 29 гыйнвар көннәрендә мәктәп спротзалларында һәм шәһәр спорт объектларында Мәгариф хезмәткәрләренең Кышкы спартакиадасы муниципаль этабының финал ярышлары үтте. Анда катнашучылар спортның дүрт төрендә – шахмат, көч күнегүләре (ирләр өчен турникта күтәрелү, хатын кызлар өчен идәннән кулларны турайтып күтәрелү), өстәл теннисы һәм волейбол - ярыштылар. Көч сынашучылар – укытучылар, командалар саны чикләнмәгән иде.

1, 2, 3, 5, 6, 7, 10, 11, 12, 13, 15, 16, 17, 18, 20, 24, 25нче урта мәктәпләр, 1нче лицей, 1нче гимназия, Түбән Мактамадагы 1нче, Сиренькино, Кәләй, Кичүчат, Яшьләр бистәсе урта мәктәпләре командалары, ярышларның бөтен төрләрендә чыгыш ясап, аеруча активлык күрсәтте.

Ярышлар югары оешканлык белән үтте, мәгариф идарәсе спорт залларын, мәйданчыкларын биреп торган, ярышларны оештырган һәм үткәргән өчен рәхмәт белдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International