Әлмәттә “Татарстанда ясалган” дигән түләүсез мастер-класс үтәчәк

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Әлмәт яшьләр үзәгендә 7 февральдә 14.00 сәгатьтә “Татарстанда ясалган” дигән түләүсез мастер-класс булачак. Аны ТР көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы, Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан), институтның Әлмәт филиалы оештыра.

Бизнес-класста нинди бизнес сайларга, бизнес оештырганда нинди ялгышлар күбрәк ясала, беренче заказлар алу ысуллары, маркетинг һәм яңа клиентлар җәлеп итү, кешеләрне ничек эшкә алырга һәм аларда ничек эш дәрте тудырырга, бизнесны ничек автономияле итәргә, бизнес белән шәхси тормышны ничек бергә алып барырга һ.б. темалар каралачак.

Бизнес-класс үткәрүга кагылышлы сораулар белән экономик фәннәр кандидаты, доцент, Икътисад, идарә һәм хокук институтының (Казан) Әлмәт филиалы директорының фәнни эш буенча урынбасары Шәмсетдинова Марина Рәйхан кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоны (88553) 31-96-95.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International