9 февральдә Әлмәттә “Татарстан чаңгы юлы – 2014” ярышлары була

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Бу ярышлар 2 февральдә булырга тиеш иде, көчле салкыннар аркасында кичектерелде. Предприятиеләр, оешмалар, уку йортлары җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмә шул ярышларны оештыруга багышланган иде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Василий Самойлов үткәрде.

Ярышларны тантаналы төстә ачу 11.00 сәгатьтә шәһәр мәйданында булачак, ә ярышлар ипподромда үтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International