Театрлар сәхнә алмаша

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Кичә Әлмәт Татар дәүләт драма театры Казанда гастроль турын башлады.

Төгәлрәге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур сәхнәсендә әлмәтләр башкаруында Илгиз Зәйниевнең “Туган-тумача” драмасы тәкъдим ителде,бүген – Уильям Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” трагедиясе һәм Хәй Вахитның “Күк капусы ачылса” комедиясе, 6сы – Илгиз Зәйниевнең “Сагынуларга ни чара?” мелодрамасы, 7се һәм 8е– Бертольт Брехтның “Туй” трагифарсы. Ә кече сәхнәдә 1 генә спектакль куела: 6 февральдә - Туфан Миңнуллинның “Акбай һәм сарык малае” әкияте. Әлмәтлеләрнең 5-8 февральгә билгеләнгән Казан гастрольләренә татар театрының концерт-тамашасы нокта куя.

Шул ук вакытта диярлек, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Әлмәткә 2 спекталь белән гастрольга чыга. Аерым алганда, 5 һәм 6 февральдә Әлмәт Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә камаллылар Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы” лирик комедиясен уйный, 7се һәм 8ендә – Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр көенә” романтик комедиясе куела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International