Мәдәният идарәсенең эшчәнлеге турында хисап

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Яшьләр үзәгендә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Василий Самойлов катнашында Мәдәният идарәсенең хисап җыелышы булды. Идарәнең 2013 елгы эше турында доклад белән аның җитәкчесе Гүзәл Пайдуллина чыгыш ясады.

“2013 ел күп юнәлешләрдә уңышлы һәм нәтиҗәле булды, шактый санда мәдәни вакыйгалар белән үтте, алар районыбызның иҗат потенциалын тагын бер кат раслады”, - доклад шундый сүзләр белән башланды.

Бүген 142 мәдәният учреждениесендә меңнән артык кеше эшли, шулардан 360ы өстәмә белем бирү өлкәсендә, мәдәният өлкәсендә - 701 кеше. Укытучылар 244 кеше, шулардан 160ы югары белемле. 452 мәдәният белгеченең 217се югары белемле.

Районда мәдәни мирасны саклау һәм үстерүгә аеруча игътибар бирелә.

Ел дәвамында өстәмә белем бирү мәктәпләренең 8 укытучысы район башлыгының грантына лаек булган. 1нче балалар музыка мәктәбе ТР хөкүмәтенең ике грантын откан.

Хисап чорында барлыгы 6900 мәдәни чара оештырылган.

2014 ел Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителде. Мәдәният елын үткәрү кысаларында күп санлы төрле чараларны эченә алган план төзелде, аны тормышка ашыру район мәдәният хезмәткәрләреннән тагын да зур тырышлык белән эшләүне таләп итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International