Әлмәттән җиде чит ил кешесе Россиядән чыгарып җибәрелде

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Оператив профилактика операциясе вакытында Әлмәттә чит ил кешеләре хезмәтеннән файдаланучы 174 эш бирүче, 80 чит ил хезмәткәре һәм чит ил гражданнары яки гражданлыгы булмаган кешеләр тупланып яши торган 170 урын тикшерелде. 123 хокук бозу очрагы ачыкланды. 7 кеше административ тәртиптә Россиядән читкә чыгарып җибәрелде.

Гыйнвар аенда миграция турындагы законнарны бозган өчен 157 чит ил кешесе административ җавапка тартылды, шуларның 66сы Үзбәкстаннан, 33е Таҗикстаннан, 20се Кыргызстаннан килгән
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International