Табиблар, яман шеш белән авырмас өчен, күбрәк яңа өлгергән яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итә

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
ТР онкологлары үткән елда яман шешнең 14 меңнән артык яңа очрагын ачыклаган. Бу, 2012 нче ел белән чагыштырганда, якынча 3 процентка күбрәк, дип хәбәр итте кичә матбугат конференциясендә Республика онкодиспансеры баш табибы урынбасары Камил Шакиров. Чара Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көненә багышланды.

2014 нче ел башына “яман шеш” диагнозы белән 80 меңнән артык кеше онкологларда исәптә тора. Бу - республиканың һәр 47 нче кешесе.

“Ләкин бу кешеләрнең ешрак авырый башлаганлыгын белдерә. Шешләрне ешрак ачыклый башладылар. Һәм яман шеше булганнар озаграк яши. Халыкның яман шештән үлү дәрәҗәсе тотрыклыланган - бу яхшы”, - диде Камил Шакиров.

Авыруларның структурасы турында сөйләгәндә, Республика онкодиспансеры баш табибы урынбасары билгеләп үткәнчә, тән яман шеше беренче урында бара. Икенче урында – күкрәк бизе, өченче урында – юан эчәк, дүртенче урында – үпкәләр, бишенчедә - простатик биз һәм алтынчыда – ашказаны яман шеше.

Камил Шакиров сүзләренчә, әлеге барлык авыруларны беренче стадиядә ачыклап була, һәм бүген технологияләр бар. Мисал өчен, 2013 нче елдан Россиядә халыкны диспансеризацияләү буенча дәүләт программасы кертелде.

“Бу бик яхшы мәкаль: кайда туган булсаң, - шунда кирәк буласың. Аны башкача үзгәртсәң, шуны әйтеп була: яман шеш белән авырмас өчен, безнең зонада үстерелгән, безнең өчен гадәти булган продуктларны ашарга кирәк.

Галимнәр билгеләгәнчә, безнең рационда яңа өлгергән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр барлыкка килү белән, ашказаны яман шеше әзрәк ачыклана башлаган. Яшьләр ярата торган фаст-фуд кеше организмы өчен зыянлы”, - дип искәртте ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International