Әлмәт укучылары балалар иҗатының республика конкурсында катнаштылар

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Узган елның 15 сентябреннән 2014 елның февраленә кадәр Казанда балаларга һәм үсмерләргә патриотик тәрбия бирү максатында республика балалар иҗаты конкурсы үткәрелде. Аны “Республика балалар китапханәсе” дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты һәм ДОСААФ төбәк берләшмәсе оештырды.

Китап укучыларга – 10-14 яшьтәге балаларга туганнары яки якташларының Әфганстанда интернациональ бурыч үтәүләре турында хикәяләр, иншалар язарга тәкъдим ителде. Конкурста Татарстанның 41 муниципаль районыннан 1619 бала катнашты.

Конкурс йомгаклары нәтиҗәсендә 50 бала җиңүче дип игълан ителде, шулар арасында Әлмәт үзәкләштерелгән китапханә системасы филиалларына йөрүчеләр дә бар:

- Рыжикова Татьяна (14 яшь) – Урсалы китапханәсе – 52 нче филиал;

- Васильева Анастасия (13 яшь) – Рус Акташы балалар китапханәсе – 15 нче филиал.

“Батырлык урыны – Әфганстан” конкурсының республика этабында җиңеп чыккан балаларның һәммәсенә дә ТР хәрби комиссариатының Мактау грамотасы, ТР хәрби комиссариатыннан һәм ДОСААФ берләшмәсеннән кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International