«Татнефть» АЗСларында "ХОК-2014" акциясе башланды

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
1 февральдән “Татнефть”нең автомобильләргә ягулык салу станцияләре челтәрендә традицион "ХОК-2014" акциясе башланды. Быел «Татнефть» АЗСларында үзләренең клиентларына Chevrolet Captiva һәм Chevrolet Aveo автомобильләре, 3000 сумлык 135 ягулык картасы, көнкүреш электроникасы кибетенә 15000әр сумлык 45 сертификат оту мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, АЗС клиентларын көн саен меңләгән тиз приз – бүләккә 5 литр ягулык көтә.

"ХОК-2014" лотерея билеты “ТАТнефть” АЗСларында 1 февральдән 30 апрельгә кадәр җиңел автомобильләренә кимендә 30 литр бензин, дизель ягулыгы яки сыегайтылган газ салучыларга бирелә. Лотереяда катнашу өчен билетның буявын кырырга һәм ачылган санны www.akbarsloto.ru яки www.azs.tatneft.ru сайтына түләүсез теркәргә, яисә 7517 кыска номерына хәрефле-цифрлы смс-хәбәр җибәрергә кирәк.

Билетның кырып алына торган урыннары икәү, берсендә отыш чыкканда шунда ук түләүсез 5 литр ягулык салдырып алырга була, билет төп лотереяда уйнату өчен дә көчендә кала.
Акча сертификатларын һәм ягулык карталарын уйнату 3 февральдән башлана, ә суперприз – автомобиль 7 майда Казанда уйналачак.

"ХОК-2014" акциясенең шартлары турында 8-800-5555-911номерына шылтыратып белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International