Әлмәт муниципаль районының белем бирү учреждениеләренең үзешчән сәнгать смотры бәйгесе

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
2014 нче елның 1 нче февралендә сәгать 12дә Рус Акташы урта мәктәбе базасында Әлмәт муниципаль районы белем бирү учреждениеләренең үзешчән сәнгать смотры бәйгесе уздырылды. Бәйгедә өч мәктәп катнашты: “Рус Акташы гомуми урта белем бирү мәктәбе”, “Новоникольск гомуми урта белем бирү мәктәбе”, “8 нче төрдәге Рус Акташы махсус (коррекция) гомуми белем бирү мәктәп-интернаты”.

Без кунакларны ипи-тоз белән каршы алдык. Безнең мәктәп бәйгегә ике җыр тәкъдим итте: “Ивушка”, һәм “Василек”. Коллективның яшь педагоглары «Флешмоб» халык биюен заманча үзгәртеп башкардылар. Ике укытучы үзләренең иҗат җимешләре – шигырьләрен сәнгатьле укыдылар.

Новоникольск мәктәбе укытучылары да ике җыр: “Россия”, “Ой, то ни вечер” һәм татар халык биюе башкардылар. 8 нче төрдәге Рус Акташы махсус (коррекция) гомуми белем бирү мәктәп-интернаты” укытучылары бик матур итеп татарча җыр җырладылар. Фойеда бәйгедә катнашучылар өчен “Гамәли сәнгать» күргәзмәсе оештырылды.

Смотр-бәйге нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп беренче урынны яулады. Бәйрәм бик күңелле узды. Катнашучыларга зур рәхмәт, җиңүчеләрне котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International