Бүген Әлмәткә “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең төшерү төркеме килде

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Бүген Әлмәткә “Россия 1” телеканалы “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең төшерү төркеме килде. Ул Татарстан ДТРК һәм Русфондның уртак хәйрия проекты кысаларында Әлмәттә яшәүче 15 яшьлек үсмер турында видеоматериал төшерү өчен килгән иде. Малайга колак аппараты кирәк, ә гаиләнең андый кыйммәтле аппарат алырга акчасы юк икән. Алар ярдәм сорап Русфондка мөрәҗәгәть иткәннәр.
Бер килгәч, телевидение хезмәткәрләре Гариф Ахунов исемендәге әдәби хәрәкәт музее турында да материал төшерергә уйлыйлар. Ул музей узган елның 21 декабрендә генә Әлмәттәге 1нче урта мәктәп базасында ачылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International