Шәһәр планеркасында бүләкләүләр

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Бүген шәһәр планеркасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен элек Әлмәт троллейбус идарәсе башлыгы булып эшләгән Александр Логиновка, полиция полковнигы, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге башлыгы Николай Кузьминга һәм Ямаш гомуми урта мәктәбе директоры булып эшләгән Николай Горбуновка “Әлмәт шәһәренең 60 еллыгы” билгеләре тапшырды. Район башлыгы шулай ук башкарма хакимият органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен район башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе башлыгы булып эшләгән Дамира Гыйльметдиновага, ТР Финанс министрлыгының казначейство департаменты Әлмәт территориаль бүлеге җитәкчесе Җәмил Якуповка ӘМР Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамотасын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International