Бүген иртәнге гомумшәһәр планеркасында ӘМР ЗАГС идарәсенең 2013 елгы эшенә йомгак ясалды

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Бүген гомумшәһәр планеркасында ЗАГС идарәсе башлыгы Резеда Заһретдинова гражданлык хәле актларын теркәүдә халыкка хезмәт күрсәтүне камилләштерү турында сөйләде.

Теркәлә торган гражданлык хәле актларының саны елдан ел артуга бара. Аларның гомуми саны 8732 тәшкил итә. Шуларның 10%тан артыграгы авылларга туры килә.

Туу турында 3166 акт теркәлгән, бу 2012 елгы күрсәткечтән аз гына артыграк. Яңа туган балаларның 51%ы малайлар, 49%ы кызлар, кызларга караганда 40 малай артыграк туган. 1000 кешегә туучылар саны буенча Әлмәт районы Казан белән Чаллы шәһәр округларыннан гына калыша.

Гаилә коручылар 1830 пар, бу 2012 ел белән чагыштырганда 104кә артыграк. Алдагы ел белән чагыштырганда аерылышулар саны да арткан – 1726 дан 1830 га кадәр җиткән.

Үлү турында 2354 акт теркәлгән, бу 2012 ел белән чагыштырганда 46га артык. Үлүчеләрнең 54%ы - ирләр, 46%ы – хатын-кызлар. Ир-атлар арасында иң күп үлүчеләр 50 яшьтән узганнарга, хатын-кызлар арасында 70 яшьтән узганнарга туры килә. Районда халыкның табигый үсеш дәрәҗәсе тотрыклы кала – 788 кеше.

Авылларда яшәүчеләр саны һаман кимүгә бара, ел дәвамында 248 кеше кимегән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International