Әлмәт мәшгульлек үзәгендә февральдә вакансияләр ярминкәсе булачак

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Эшсез кешеләрне эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтү буенча традицион чара 10 февральгә планлаштырыла.

Даими эш хакы алырга теләгән кешеләргә шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары төрле белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итәчәк. 2013 елда 3 мең 56 кеше эшсез дип танылган иде, шуларның 58%ы хатын-кызлар. Эшсезләрнең 6%ы предприятиеләр эштән бушаткан кешеләр, 9%ы – инвалидлар. Бу елның 1 гыйнварына теркәлгән эшсезләр саны 1 мең 311 кеше. Теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив кешеләр санына карата 1,27% тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International