Җиңүләрнең нигезе – бердәмлек

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Тел, мәдәният, гореф-гадәтләрне саклау, үстерүнең күп төрле юллары билгеле. Безнең Әлмәт политехника техникумында да бу юнәлештә күпкырлы һәм эзлекле эш алып барыла. Уку-укыту программаларында, дәрестән тыш чараларда милләтне саклау, халкыбызның гореф-гадәтләрен үстерү өлкәсендә системалы эшлибез. Бу өлкәдә уңышлы хезмәт итү өчен уку йортында барлык шартлар һәм уңайлыклар булдырылган.

Техникум Әлмәт язучылар оешмасы белән тыгыз бәйләнештә яши. Язучылар белән даими очрашулар үткәреп, аларның иҗат һәм тормыш юлларын зур кызыксыну белән өйрә–нәбез. Бөек шагыйрьләр Г.Тукай һәм М.Җәлилгә багышлап кичәләр үткәрү, һәйкәлләренә барып аларны искә алу, чәчәкләр кую да системалы рәвештә алып барыла. Ел саен якташыбыз, мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Р.Фәхреддингә багышланган Россиякүләм гамәли конференциядә катнашу, туган як тарихын тирәнтен өйрәнү максаты белән Туган якны өйрәнү музеена, картиналар галереясына сәяхәт кылу да матур традициягә әверелде.

Уку йортында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар үткәрелә, республикакүләм чараларда призлы урыннар яулыйбыз. Шәһәрдә чыга торган газеталарга актив рәвештә язылып, һәрдаим укып-үзләштереп барабыз.
Башкарган хезмәтебезнең нәтиҗәләре дә яхшы. Республика күләмендә үткәрелгән "Татар кызы -2013" бәйгесендә катнашып, күп номинацияләрдә дә җиңү яулау - шуның ачык мисалы.

27 уку йортыннан килгән татар сылулары арасыннан аерылып чыгу, үзебезнекеләрнең нәрсәгә сә-ләтле булуларын тагын бер кат раслау җиңел булмады, әлбәттә. Шулай да, без сынатмадык. Бу өлкәдә эшләү өчен барлык уңайлыкларны булдырган, киңәш-нәсихәтләрен биргән җитәкчебез Илдар Рәис улы Баһмановка, уңышлы әзерлек өчен, вазифаларны төгәл бүлеп, әзерлек барышын даими күзәтеп, төзәтеп торучы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Марат Нур улы Туйкинга бик рәхмәтлебез.

Бәйгегә әзерлек чорында барлык техникум хезмәткәрләре дә үзләренең өлешләрен керттеләр, дисәк тә ялгыш булмас.

Техникумыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Зөлфия Вәли кызының күпкырлы эш тәҗрибәсе бу бәйгегә әзерләнү өчен өлге булып торды. Ул катнашу өлешенең төп сценариен язучы да, әзерләүче дә. Язылган сценарий буенча техникумның фотографы В.Ю.Витушкин фильм төшерде, информатика белгечләре Г.Б.Иванов һәм А.С.Варламова төшерелгән фильмны яздырдылар, эшкәрттеләр, методик кабинет хезмәткәрләре эш кәгазьләрен барлауны үз өсләренә алдылар, китапханәчеләребез кирәкле әдәби әсәрләр, И.У.Әглиуллин милли киемнәр белән тәэмин иттеләр. Укучы студентларыбыз да ярдәм–нән читтә калмадылар.

Ярышка студентлар бәйгесендә җиңү яулаган, үз өстендә нык эшләүче, халкыбызның йола-гадәтләрен, тарихын, әдәбиятын яхшы белүче, замана яңалыкларыннан хәбәрдәр булган, тырыш, чибәр икенче курс кызы Гәрәева Айзирәк әзерләнде. Аңа ярдәмгә үзе белән бәйгегә барган, төрле чараларда катнашып, таланты бе-лән таң калдырган җыр-чы кызыбыз Алия, компьютер осталары - дизайнер егетләр Хамматов Данис һәм Шәйхетдинов Илнар килделәр. Әлбәт-тә, Айзирәккә җиңүгә илһам бирүче,иң төп ярдәм итүчеләр - аның гаиләсе, әти-әнисе, әбисе һәм энесе.

Бәйгедә җиңү яулау - бердәм гаилә булып эш итү нәтиҗәсе ул. Алда әле мондый ярыш-бәйгеләр күп булыр. Әгәр дә без: җитәкчеләр, хезмәткәрләр, студентлар, әти-әниләр бербөтен гаилә булып эш итсәк, безгә уңыш һәрдаим юлдаш булыр, дип ышанабыз.

2014 нче Мәдәният елы тыныч, дөньялар имин, гаиләләр бөтен, балалар исән-сау булсын. Мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап-барлап бәрәкәтле тормышта хәерле гомер итик.

З.Ә. КАМАЛОВА,
Әлмәт политехника техникумының тел һәм әдәбият укытучысы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International