Халыкны социаль яклау идарәсенең 2013 елгы эш йомгаклары

2014 елның 1 феврале, шимбә
Яшьләр үзәгендә Халыкны социаль яклау идарәсе коллективының 2013 елгы эш йомгакларына һәм алдагы эш планнарына багышланган җыелышы булды. Җыелышта ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин катнашты, коллективка район башлыгы Мәҗит Салихов һәм район башкарма комитеты җиәкчесе Марат Гыйрфанов исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.

Халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Закирҗан Шакирҗанов социаль яклау идарәсе һәм республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждение коллективлары халык алдындагы бурычларын уңышлы үтәделәр, халыктан җитди дәгъвалар булуына юл куймадылар, дип билгеләп үтте.

Халыкны социаль яклау идарәсенең эше канәгатьләнерлек дип табылды. Җыелыш ахырында “Әлмәтнең 60 еллыгы” уңаеннан юбилей билгеләре, район советының һәм башкарма комитетның, социаль яклау идарәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International