Шартлаткыч турында ялган хәбәр

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
2014 елның 31 гыйнварында Әлмәт шәһәрендә 16 яшьлек мәктәп укучысына карата РФ Җинаять кодексының 207 маддәсе (кешеләрнең һәлак булу куркынычы тудырган шартлау әзерләү турында ялган хәбәр бирү) буенча җинаять эше кузгатылды.

28 гыйнварда Әлмәт эчке эшләр бүлегенә Ленин урамындагы йортларның берсендә яшәүче хатын-кыз үзләренең йорты 30 минуттан шартлаячак дип шылтырата. Аның сүзләренә караганда, үзенә бу хакта билгесез кеше хәбәр иткән икән.

Полиция хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен саклау, кешеләрне эвакуацияләү чаралары күрәләр. Килеп җиткән оператив төркем һәм этле кинолог йорт эчендә дә, якын-тирәдә дә куркыныч нәрсә юк икәнен ачыклый.

Полиция хезмәткәрләре шартлау турында хәбәрне 15 яшьлек укучы кызык итеп җибәргәнен ачыклады. Гамәлдәге законнар нигезендә шартлатырга әзерлек турында ялган хәбәр өчен гаепле кеше өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International