Әлмәттә Зиннур Сафиуллин һәм Ризван Хәкимов концерты булды

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Әлмәт драма театрында популяр композиторлар һәм җырчылар Зиннур Сафиуллин һәм Ризван Хәкимов концерты булды. Концертта татар эстрдасының популяр җырчысы Альбина Хәкимова һәм башка яшь башкаручылар катнашты.
Зиннур Сафиуллин – безнең якташыбыз. Ул Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Аның җырларын танылган җырчылар Венера Ганиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Асаф Вәлиев, Мөнир Рахмаев, Хәния Фәрхи һәм башка күп җырчылар башкара. Әтисеннән талант улы Илназга да күчкән. Ул татар эстрадасында иң романтик җырчы, автор-башкаручы, “Алтын Барс” премиясенә лаек булды.
Әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары күңеленә концерт хуш килде, алкышлар өзелеп тормады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International